Бүген "Гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә патриотик тәрбия бирүнең нәтиҗәле формалары һәм технологияләре" Республика семинары уңаеннан өч конкурска йомгак ясалды:
- "Минем Ватаным-Татарстан" балалар рәсемнәре конкурсы;
- "Минем республика елмаюы" фотоэшләр конкурсы;
- "Балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының иң яхшы тәрбиячесе" исеменә республика конкурсы.
"Минем Ватаным – Татарстан" балалар рәсемнәре конкурсында акылга зәгыйфь балалар интернат-йортлары, балалар һәм яшүсмерләр социаль приютлары, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәкләре, "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм территориаль үзәге – барлыгы 57 учреждение катнашты. Конкурсның оештыру комитетына 285 балалар рәсеме җибәрелде, шуларның 227се - "Минем яраткан ягым" номинациясендә, 37се - "Ватанымның күренекле кешеләре" номинациясендә һәм 21е - "Киләчәк шәһәре" номинациясендә.
Конкурсның максатлары: туган як турында белемнәрне системалаштыру, иҗади потенциалны үстерүгә ярдәм итү, балаларны эстетик яктан тәрбияләү.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар түбәндәгечә билгеләнде:
"Минем яраткан ягым" номинациясе:
I урын - Юлия Тоневская, ТР Питрәч муниципаль районындагы "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты;
II урын - Әмир Мөбинов, Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" үзәге;
III урын - Алинә Нуриева, ТР Питрәч муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге.
"Ватанымның күренекле кешеләре" номинациясе:
I урын - Лидия Сучкова, ТР Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты;
II урын - Сабина Заһидуллина,ТР Теләче "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге;
III урын - Виктория Благодерова, ТР Кама Тамагы "Богородский рай" үзәге.
"Киләчәк шәһәре" номинациясе:
I урын - Диана Нуманджанова, ТР Яшел Үзән "Гнездышко" социаль приюты;
II урын - Кристина Киселева, Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге;
III урын - Аделина Бадьина, ТР Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге.
Тамашачы мәхәббәтен казанучылар призы белән бүләкләнделәр:
- Даниэль Михайлов, ТР Әгерҗе "Наз" социаль приюты;
- Иван Грозов, Дәрвишләр балалар иҗаты йорты, Казан шәһәре;
- Самира Антонова, Яр Чаллы "Асылташ" балалар социаль приюты;
- Виктория Коростелева, ТР Яшел Үзән муниципаль районындагы "Гнездышко" социаль йорты.
2019 елның октябрендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр социаль приютларында хезмәт алучыларга патриотик тәрбия бирү дәрәҗәсен арттыру максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Республика ресурс үзәге белән берлектә "Минем республиканың елмаюы" дип исемләнгән икенче фотоэшләр конкурсы үткәрелде.
Быел конкурста республиканың 15 социаль приютыннан 98 балигъ булмаган бала катнашты. Шунысы куанычлы, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында бәйге зур кызыксыну уятты. Портрет тибындагы кызыклы эшләр, оригиналь төркемле һәм пейзаж фотографияләр күп булды - социаль приютларда тәрбияләнүчеләр биремгә иҗади якын килде, зур тырышлык күрсәтте.
Конкурста җиңүчеләр:
I урын - Ринат Хәбибуллин "Тәмле елмаю", Баулы "Гаилә" балалар һәм яшьсмерләр социаль приюты;
II урын - Ильвина Бакенова "Елмаюдан туган ягым чәчәк атты", Саба МР "Тургай" балалар ёщм яшъсмерлщр социаль приюты;
III урын - Ольга Черепаева "Алтын көз елмаюы", Яр Чаллы шәһәренең "Асылташ" балалар һәм социаль приюты.
Сентябрь-ноябрь айларында инде өченче тапкыр "Балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының иң яхшы тәрбиячесе" исеменә республика конкурсы узды. Конкурста 15 приюттан 24 педагог катнашты.
Конкурсның төп бурычлары: балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячеләренең һөнәри һәм педагогик осталыгын арттыру, аларның эш формаларын һәм методларын тарату, талантлы, иҗади эшләүче педагогларны ачыклау. Конкурс һөнәри осталыкны күрсәтү генә түгел, психологик сынау да булып тора.
Ачык дәресләр барышында педагоглар гомуми культура дәрәҗәсен, педагогика һәм психология теориясен, актерлык осталыгы элементларын күрсәтте. Конкурс анда катнашучыларга үзенең иҗади педагогик эшчәнлегенә, эшләгән осталыгына бәя алырга, шулай ук яңа тәҗрибә белән баетырга мөмкинлек бирде.
"Балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының иң яхшы тәрбиячесе " конкурсы нәтиҗәләре:
I урын - Дамира Сәйфетдинова, Мамадыш "Надежда" приюты;
II урын - Марина Шишкина, ТР Әгерҗе муниципаль районында "Наз" приюты;
III урын - Наилә Шәйхуллина, ТР Бөгелмә муниципаль районының "Ялкын" приюты.