Дәрвишләр балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр хоккейчылар белән очрашты

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында тәрбияләнүче Миша Сарбаш һәм аның дусларының күптәнге хыялы - чын боз мәйданчыгы һәм анда уйнаучы хоккейчыларны  күрү иде. Миша "Мин әйтәм!"проекты һәм альтернатив, өстәмә коммуникацияләр, аерым алганда, PECS карточкалары ярдәмендә аралашырга өйрәнә.

Күптән түгел генә балаларның хыялы тормышка ашты – аларны "Ак Барс" ХК боз сараена чакырдылар. Мишага аралашырга PECS карточкалары ярдәм итте. Ул бик теләп карточканы коммуникатив партнер кулына бирде һәм тирә-юньдәгеләр белән аралашудан бик канәгать калды.

Балалар өчен Боз сарае буенча экскурсия оештырылды. Алар бик күп кызыклы мәгълүмат алды, күнегүләр карады. Тренировка ахырында балалар уенчылар белән аралашу өчен мәйданчыкка чыкты һәм хәтта кәшәкә белән уйнап карадылар.

Очрашу "Ак Барс" командасы һәм клуб талисманы белән фотога төшү белән төгәлләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International