"Изгелек" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы мастер-класс үткәрде

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Земфира Суфьянова "Оригами техникасында күләмле чәчәкләр" дигән мастер-класс үткәрде.

Чара барышында белгеч социаль хезмәт алучыларга үз куллары белән кәгазь полосаларыннан төрле төстәге хризантемалар ясарга тәкъдим итте. Катнашучылар хризантеманың озын гомер, бәхет һәм иминлек символы булуын белделәр.

Чарада барлыгы тугыз кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International