ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез караш һәм көч куллануны кисәтү программасын тормышка ашыру уңаеннан Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы тарафыннан уен тренингы уздырылды. Чара балигъ булмаган балалар өчен социаль хезмәт алучыларга тәгаенләнгән. Тренингның төп максаты - яшүсмерләрнең адаптация мөмкинлекләрен киңәйтү.

Үз эшчәнлеген су җыю, чистарту һәм бүлү тармагында алып баручы "Водоканал-КП" ҖЧҖ  10 хезмәткәре алдында 192,399 мең сумлык бурычын каплады.

2019 елның 17-21 ноябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә "Спорт һәм иҗат" 41 нче Бөтенроссия фестивале уңаеннан ел саен уздырыла торган Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия спартакиадасы узды. Спартакиада инвалидлар декадасына багышланган иде.


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Инвестиция проектлары нигезендә эшчәнлекне реструктуризацияләү һәм модернизацияләүне гамәлгә ашыручы предприятиеләр хезмәткәрләрен алдан укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү чаралары уңаеннан Түбән Камада "Горэлектротранспорт" МУП хезмәткәрләре укытыла башлады.

Россия күләм “Стоп ВИЧ/СПИД” акциясе уңаеннан Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә медицина хезмәткәрләре тарафыннан “Без тормышны сайлыйбыз” информацион сәгате узды.

 

22 нче ноябрендә Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбендә Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары  Айгөл Салимова һәм  Римма Шакирова тарафыннан "Опасное погружение. Общее дело" мультфильмы күрсәтте. 

22 ноябрьдә Халыкара Әниләр бәйрәме көне уңаеннан Балтач бистәсенең мәдәният үзәгендә "Кадерле әниләр" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмгә районның 18 авыл җирлегеннән 320 әни чакырылган иде.   

Буа муниципаль районының "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Әниләр көне уңаеннан балалар рәсемнәре конкурсы игълан итте.

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә әниләр көненә багышланган чара узды. Бәйрәмгә әниләр һәм әбиләр чакырылган иде.

"Юмарт сишәмбе" иҗтимагый инициативасы уңаеннан Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Чүпрәле районы "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында бәйрәм чарасы уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International