“Хатын-кызлар дөньясы” – Яшел Үзән мәшгульлек  үзәгендә түгәрәк өстәл

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә  Әниләр көненә багышланган түгәрәк өстәл узды, биредә һөнәр сайлауда кыенлыклар кичерүче хатын-кызлар катнашты.

Мәшгульлек үзәге белгече хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган вакансияләр һәм эшсезлек  вакытында файдаланырга мөмкин булган хезмәтләр турында мәгълүмат җиткерде.

“Үсеш. Уңыш. Осталык” (“Роста. Успеха. Мастерства”) үзәге психологы хатын-кызлар белән “Хатын-кызлар дөньясы” тренингы үткәрде, биредә һәр-бер хатын-кыз үзенең һөнәри проблемалары белән уртаклашты. Уртак эш нәтиҗәсендә хатын-кызлар һөнәри юнәлеш диагностикасы үттеләр һәм үзләренең һөнәри омтылыш һәм кызыксынуларын билгеләделәр.

Очрашу ахырында түгәрәк өстәлдә  катнашучыларны “Нәтиҗәле эшкә урнашу, мин үземә ничек ярдәмитә алам” (“Эффективное трудоустройство, как я могу помочь себе”) тренингына чакырып калдылар. Ул 26 ноябрь көнне сәг. 10.00 мәшгульлек үзәгендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International