"Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Әни һәм бала" семинары узды

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

"Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерәрне тернәкләндерү  үзәгендә 25 ноябрь көнне амбулатор кабул ителүче балаларның әти-әниләре өчен "Әни һәм бала" семинары узды.

Белгечләр алдында зур бурыч – әти-әниләргә балалар белән кечкенәдән үк шөгыльләнүнең әһәмиятен аңлату, аларда кызыксыну тудыру иде. Физиокабинет шәфкать туташы Людмила Альмухаметова өйдәге шартларда парафин аппликацияләре куллану турында сөйләде. Гөлнара Батталова массаж ярдәмендә мускуллар тонусын җиңү алымнарын күрсәтте. Дәвалау физкультурасы инструкторы Вита Ханипова ата-аналарны инновацион тернәкләндерү ысулы – кинезиотейпирование белән таныштырды. Чара ахырында психолог Эльвира Завьялова ата-аналар белән эмоциональ каршылыкны җинү өчен "Мин кояш нурлары астында" исемле тренинг уздырды.

Әлеге семинар "Демография" Милли проектын тормышка ашыру кысаларында узды. Чара ата-аналарга ярдәм күрсәтүгә һәм балаларның сәламәтлеген саклауда белемнәрен арттыруга юнәлтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International