22 ноябрь көнне Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Марина Гатина Әниләр көненә багышланган чара үткәрде.
Булачак әниләрне сөендереп, аларга бәйрәм кәефе бүләк итү өчен "Бәхет чәчәге" кул эшләнмәләрен ясарга тәкъдим ителде. Бәби көтүчеләр зур теләк белән иҗади процесска кушылды.
Чара ахырында психолог барлык булачак әниләргә сәламәтлек, гаилә җылысы һәм иминлек теләде.