Балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәт күрсәтү өчен ноябрь аенда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан шәһәр мәктәпләренә күчмә офис оештырылды. Мәшгульлек үзәге белгечләре 7 нче гимназиядә, 16, 11 һәм 4 нче мәктәпләрдә булдылар.
Һөнәри тестлаштыру чарасында 10нчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар тест йомгакларын кулларына да алдыр. Югары сыйныфта укучы һәр бала белән аерым консультация үткәрелде, хезмәт базарында сорау зур булган һәм аңа якын тоелган һөнәри юнәлешләр турында, ә тагын шәһәрдәге һәм республикадагы уку йортлары турында сүз алып барылды.
Һөнәри компьютер тестлаштыруы чарасында барлыгы 74 югары сыйныф укучысы катнашты.