Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. 27 ноябрьдә Россиядә диңгез пехотасы көне билгеләп үтелә. Традиция буенча приютка кунакка диңгез пехотачылары килде.
Очрашуның төп максаты – патриотизм хисе, үз халкының үткәненә карата хөрмәт тәрбияләү, тарихи белемнәрне киңәйтү, тәрбияләнүчеләрнең диңгез пехотасы хезмәте турында белемнәрен гомумиләштерү.
Очрашу дустанә һәм җылы шартларда узды. Диңгез пехотачылары балаларга армиядә хезмәт итүләре турында сөйләде, тормышларының күп кенә кызыклы фактларын китерделәр, диңгез пехотасында хезмәт итү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеге турында уртаклаштылар. Приютта тәрбияләнүчеләр кунакларны шигырьләр белән сөендерде һәм үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
Ә кунаклар чара ахырында укучыларга бокс белән шөгыльләнү өчен спорт кирәк-яраклары бүләк иттеләр.