"Демография" милли проекты уңаеннан Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләргә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре өйрәтелә

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

“Демография” миллли проекты уңаеннан Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Минзәлә медицина көллияте студент-волонтерлары “Өлкәннәр өчен сәламәтлек мәктәбе”н үткәрүдә катнашты.

Әлеге чараның максаты: өлкәннәр һәм инвалидларга, аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларга үз-үзләренә хезмәт күрсәтергә өйрәтү.

Студентлар социаль хезмәт алучыларда кан басымын үлчәү күнекмәләрен үзләштерәләр,  күзгә дару тамызалар, авырлыкларын үлчиләр һәм "тән массасы индексы" кебек мөһим күрсәткечне чыгаралар. Һәр укучы теория буенча алган белемнәрен практикада куллана. Әби-бабайларыбыз да яшь буын белән очрашуга бик шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International