Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Салимова 26 нчы ноябрь "Иң яраткан әнием" дигән чара уздырды.
Әлеге чара әниләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Чараның төп бурычлары - башкаларны тыңлый белү, балаларның коммуникатив күнекмәләрен үстерү. Бәйрәмдә 13 социаль хезмәт алучы катнашты.
Чара барышында "Сүзне җый", "Мәкаль төзе", "Табышмаклар чишегез!", "Әнием", “Әнине танып бел”, “Тылсымлы тартма” дигән уеннар уйналды. Балалар белән берлектә открытка ясау буенча мастер-класс үткәрелде һәм әниләренә бүләк ителде.
Очрашу "Әни, янәшәмдә бул" җыры белән тәмамланды.