27 ноябрь көнне Кукмара муниципаль районының "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге "Мин үз милләтем турында нәрсә беләм. Кукмара районында яшәүче милләтләр турында" дигән интерактив шөгыль үткәрелде.
Чараның максаты - балаларның Кукмара районында яшәүче халыклар милли мәдәнияте, телләре, гореф-гадәтләре турындагы белемнәрен киңәйтү.
Балалар удмурт, татар, рус, мари киемнәрен киеп карады. Алар үзләренең туган телләре, гореф-гадәтләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат алды. Туган телләрендә шигырьләр һәм хикәяләр сөйләделәр. Барысына да рус, татар, удмурт сөйләмен тыңлау кызыклы булды. Балалар башка телнең яңа сүзләрен, фразаларын кабатларга тырышты. Дәрестә алар Кукмара районының милли колоритын тулысынча тойдылар.
Дәрес бик мавыктыргыч, эмоциональ узды. Ахырда барлык катнашучылар да, милләтенә карамастан, бер-берсенә дус, тату яшәргә кирәк дигән нәтиҗә ясады.