Менә инде дүртенче ел рәттән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр социаль приютлары арасында "Минем һөнәрем" дигән һөнәри юнәлеш бирүче акция уздыра. Быелгы акциягә йомгак Яшел Үзән шәһәрендә "Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе" АҖ территориясендә ясалды.
Сайлап алу этабында жюри әгъзалары тарафыннан 24 видеоролик каралды. Акциядә барлыгы республиканың 15 социаль приютыннан 75 балигъ булмаган бала катнашты. Чара кысаларында балалар түбәндәге һөнәрләрне карадылар: пешекче, ветеринар, янгын сүндерүче, шофер, доктор, тегүче, ЮХИДИ инспекторы, фермер, автомеханик, флорист, төзүче, чәчтараш, электромонтер, тележурналист.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен завод хезмәткәрләре янгын сүндерү частенә һәм завод тимерчелегенә, суыткыч җитештерү корпусына, көнкүреш техникасы галереясенә, рәсем ясау остаханәсенә кызыклы экскурсия уздырдылар.
Бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
"Төзүче" видеоролигы өчен 1 урын Әгерҗе муниципаль районындагы "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютыннан Лидия Ефимова, Илья Дронова һәм Виталий Ветошкинга бирелде.
2 урын Артур Шапиро, Раяна Алиева һәм Даниэль Красильниковка тапшырылды. Яр Чаллы шәһәре "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Из профессий наших дней – нет механика важней!" эшен тәкъдим иткән иде.
Бөгелмә муниципаль районындагы "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләрсоциаль приютыннан Оксана Шистерова "Доктор " видеоэше белән бронза яулады.
Махсус призлар белән 5 социаль приютта тәрбияләнүчеләр бүләкләде: Питрәч муниципаль районындагы "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты, Чүпрәле муниципаль районындагы "Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты, Мамадыш муниципаль районындагы "Өмет" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты, Түбән Кама муниципаль районындагы "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты һәм Менделеевск муниципаль районындагы "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты.