Арча "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәге логопеды Лемара Ганиева ата-аналар өчен "Өй шартларында вак моториканы үстерү" дигән мастер-класс үткәрде . Ул кул астындагы материалларны да кулланырга тәкъдим итте, алар белән күп кенә файдалы күнегүләр ясап булганын әйтте.
Аларны аерым чыгымнарсыз өй шартларында да ясарга мөмкин: акча өчен резинкалар, карандашлар, бигуди, җепләр.
Төрле предметларны кулланып эшләү, иҗек, сүз, тизәйткечләрне әйтү сөйләм телен автоматлаштыра һәм баета. Вак моториканың үсеше киләчектә бик кирәк булырга мөмкин. Ягъни мәсәлән: кием төймәләрен төймәләү һәм чишү, аяк киеменең шнурларын бәйләү, мәктәптә язу һәм рәсем ясау кебек көн-күреш эшчәнлеген дә.