"Өмет чаткысы" үзәгендә салкын тию чирләрен кисәтү турында сөйләштеләр

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә өлкән шәфкать туташы ата-аналар һәм балалар белән " Сак булыгыз! Грипп!" темасына әңгәмә үткәрде.

Грипп - җенескә яки яшькә бәйсез рәвештә кешеләрне зарарлый торган кискен вирус инфекциясе. Авыруның төп билгеләре - югары температура, ютәл, тамак авырту, томау, баш авырту. Вирус төчкергәндә, ютәлләнгәндә, сөйләшкәндә, көнкүреш әйберләре аша тарала.

Вакцинация -  профилактиканың иң ышанычлы һәм нәтиҗәле ысулы булып тора.

Грипп белән авыручылар саны арту чорында түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: саф һавада йөрергә, күбрәк йокларга һәм дөрес тукланырга, иртәнге гимнастика ясарга, бүлмәләрне ешрак җилләтергә, күп кеше катнашында уздырыла торган  чаралардан тыелырга.

Әңгәмә барышында ата-аналар һәм балалар үз сәламәтлекләрен сакларга ярдәм итүче гриппны профилактикалауның төп методлары белән танышты.

Өлкән шәфкать туташы сүзләренә караганда, мондый чаралар гриппның барлыкка килү сәбәпләре, авыру билгеләре белән төптәнерәк таныштыра һәм үз организмыңны грипптан сакларга өйрәтә, балаларда үз сәламәтлекләренә сакчыл караш тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International