Менделеевск районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 5 декабрьдә вакансияләр ярминкәсе үткәрә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен дә. Чара 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр "Юность" район мәдәният йортында узачак.
Аксубай муниципаль районындагы "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чара узды.
2 декабрь көнне Биектауның Мамонино авылында яшәүче тыл ветераны Протасова Екатерина Александровнага 90 яшь тулды.
Бүген, 2 декабрь көнне, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Инвалидлар декадасын ачу тантанасы узды. Концерт программасында Минзәләнең ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.
Психик тайпылышлары булган балалар җәмгыятьтә яшәү шартларына ияләшәчәк һәм башка кешеләр белән аралашырга өйрәнәчәк.
Бүген Казанда "Бәхетле" ҖЧҖнең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләренә һөнәри белем бирү курсын ябу тантанасы узды. Курс кысаларында "Пешекче" компетенциясе буенча предприятиенең пенсия яшенәгякынлашучы 71 хезмәткәре белем алды. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аларны укулары тәмамлану белән котлады.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Инвалидлар декадасына багышланган матбугат конференциясе башланды. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, әлеге чараның төп спикерларының берсе булып ТР Хезмәт министрлыгы тора.
Татарстан Республикасында инвалидлар декадасын үткәрү уңаеннан бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Дәрвишләр бистәсендә урнашкан акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында булып кайтты. Журналистлар белән бергә ведомство башлыгы учреждениедә "Мин сөйләшәм" проектының эшчәнлеге белән танышты.
29 ноябрь көнне Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы Снежана Лунева эш эзләү максатыннан мөрәҗәгать иткән гражданнарга консультация бирде. Очрашуда авыр хәлне җиңүнең психологик стратегияләре турында сөйләштеләр.
5 нче декабрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак. Ярминкә 10.00 сәгатьтә башлана.