ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

6 декабрьдә 11.00 сәгатьтә "Әкият" балалар үзәгендә инвалидлыгы булган хатын-кызлар арасында "Жемчужина Татарстана-2019" VI Республика конкурсының финал тамашасы узачак.

3 декабрь көнне Минзәлә районының "Юность" боз сараенда "Умырзая" тернәкләндерү үзәгенең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Мәрхәмәтле боз" спорт эстафетасы узды. Чара Инвалидлар декадасы кысаларында "Юность" спорт мәктәбе җитәкчелеге тарафыннан балаларны инклюзив дәресләрдән файдалану аша уңышлы социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү максатында оештырылды.

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә психолог Наталья Емельянова "Рәхим итегез! Бәхетле гаилә" дип исемләнгән дәрес үткәрде.

9 декабрьдә Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Ватаныны саклауга, аның мәнфәгатьләрен яклауга, аның икътисади һәм сәяси куәтен ныгытуга зур өлеш керткән кешеләргә тирән хөрмәт күрсәтелә.

 

Инвалидлар декадасы уңаеннан 2 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Г. Гыйләҗетдинова, Л.Полуэктова , музыка җитәкчесе Н.Мусина "Игелек утравына сәяхәт" дигән музыкаль-танып-белү программасын  үткәрелделәр.  Анда 28 инвалид бала һәм 8 ата-ана катнашты.

Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Алар – нык һәм көчле рухлы кешеләр, үз үрнәкләрендә ихтыяр көчен һәм тормышны яратуларын, теләсә нинди сырхаулардан көчлерәк икәннәрен исбатлыйлар.

3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көнендә, бөтен ил буенча беренче тапкыр "Уңайлы мохит"тесты узачак. Һәркемнең  уңайлы шартлар тудыру темасына үз белемнәрен тикшерү мөмкинлеге булачак.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

"Буртасы" Аагрофирмасы"  ҖЧҖ авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 278 хезмәткәренә 4 083,6 мең сум бурычын кайтарды.

27-28 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә ВОЗ Бөтендөнья сәламәтлек оешмасының Россия Федерациясендә озак вакытлы карау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.  2018 ел башында Россия Федерациясендә озак сроклы карау системасы төзү буенча өч еллык пилот проектка башлангыч салынды.

Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев булып кайтты. Аның килүе Инвалидлар декадасы башлануга багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International