Түбән Камада мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

5 нче декабрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачак. Ярминкә 10.00 сәгатьтә башлана.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: төрле эшче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, инженер-программист, кастелянша, слесарь-сантехник, производствога өйрәтү мастеры.

Мини-ярминкәгә килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар мәсьәләләре буенча консультацияләр ала. Шулай ук эш эзләүчеләргә мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында белү мөмкинлеге дә булачак.

Вакансияләр ярминкәсе Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорт адресы буенча узачак. 222 кабинет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International