5 декабрьдә Менделеевскида вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Менделеевск районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 5 декабрьдә вакансияләр ярминкәсе үткәрә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен дә. Чара 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр "Юность" район мәдәният йортында узачак.

Эш эзләүчеләр кадрлар хезмәте вәкилләре белән әңгәмә кора һәм оешмаларның вакансияләре турында мәгълүмат ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International