Татарстан Республикасында инвалидлар декадасын үткәрү уңаеннан бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Дәрвишләр бистәсендә урнашкан акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында булып кайтты. Журналистлар белән бергә ведомство башлыгы учреждениедә "Мин сөйләшәм" проектының эшчәнлеге белән танышты.
"Тигез булу хокукы" программасын тормышка ашыру уңаеннан Дәрвишләр балалар интернат-йорты "Мин сөйләшәм!" проекты тормышка ашырыла. Проектның максаты - ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм балалар интернат-йортларында тәрбияләнүче балаларда альтернатив һәм өстәмә коммуникацияләр чараларын кулланып коммуникатив күнекмәләр формалаштыру.
Проектның максатчан төркеменә төрле яшьтәге 20 бала керә һәм коммуникатив күнекмәләр үстерүнең төрле дәрәҗәсенә ия. Программаны тормышка ашыру вакыты – 1,5 ел.
Альтернатив һәм өстәмә коммуникация чаралары интернат-йортта тәрбияләнүчеләргә эшләүче коммуникацияләр системаларын булдырырга, кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә җиткерү күнекмәләрен үстерергә һәм символлар ярдәмендә уй-фикерләрне белдерә белергә ярдәм итә.