Татарстанда киләсе елдан психик тайпылышлары булган яшүсмерләр өчен "Мөстәкыйль яши алам" проекты старт ала. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә адаптация буенча курсларга нәтиҗә ясады.
"Безнең бурыч — ябык учреждениедә түгел, җәмгыятьтә яши алучыларны мөстәкыйль тормышка ашыру, шуңа күрә киләсе елдан башлап без "Мөстәкыйль яши алам" проектын тормышка ашырабыз, ул вакытта Яшел Үзән районындагы "Идел" тернәкләндерү үзәге базасында яшүсмерләр өчен адаптация бүлмәләре булдырабыз", – диде Зарипова.
Яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә икешәр атна яшәячәк, ә аларга тәрбиячеләр ярдәм итәчәк. Проектның максаты - балаларны башка кешеләр белән аралашуны җайга салырга өйрәтү. Моның өчен алар тирә-юньдәгеләр белән аралашачак, кибетләргә йөриячәк.