Дүшәмбе, 2 декабрьдә, 13.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Инвалидлар декадасына багышланган матбугат конференциясе була.
29 ноябрьдә Әлмәт мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде, алар мәшгульлек хезмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар турында җентекләп белергә теләделәр.
Татарстанда Эшче һөнәрләр уңаеннан 27 ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районында "Хезмәт юлы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурста шәһәр һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләреннән балалар, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар – "Балаларда көч" хәйрия фонды хезмәтләрен алучылар катнашты.
"Демография" милли проекты уңаеннан "Өлкән буын" проекты авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз өлкәннәргә диспансеризация узу өчен медицина учреждениеләренә килергә мөмкинлек бирә. Проект 2 сентябрьда гына эшли башласа да барлыгы Теләчедә 807 өлкән кешегә хезмәт күрсәтелде.
Лениногорск мәшгульлек үзәге 5 нче декабрь көнне эш урыннары ярминкәсе уздыра. Ярминкәдә 15тән артык предприятие - эш бирүче катнашачак, алар 100дән артык эш урыны тәкъдим итәчәк.
Инвалидлар декадасы алдыннан Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллин исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы балаларның функциональ хокук бозуларын иртә стадиядә ачыкларга кирәклеген билгеләп үтте.
Рәсем ясауның төрле техникаларын, шул исәптән традицион булмаган техникаларын кулланып "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр рәсем ясарга бик ярата.
Татарстанда беренче бала тапкан 1 763 яшь ана һәм өченче баласы туган 349 хатын-кыз 2019 елның 28 ноябренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Әгерҗе районы"Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр һөнәрләр дөньясы белән танышуларын дәвам итә.