Биектау районында яшәүче хатын-кыз озын гомерлеләр сафын тулыландырды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

2 декабрь көнне Биектауның Мамонино авылында яшәүче тыл ветераны Протасова Екатерина Александровнага 90 яшь тулды.

Күркәм традиция буенча зур һәм мактаулы юбилей көннәрендә Биектау районы өлкәннәре Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның шәхси котлауларын кабул итүләрен дәвам итәләр. Истәлекле көн белән Екатерина Александровнаны котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Г.Р. Минаева килде, шулай ук мәктәп укучылары да катнашты.

Бу көнне Екатерина Александровна бүләкләр һәм котлаулар гына түгел, ә аның өчен иң мөһиме – кеше җылысы һәм игелеклелек тапты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International