Аксубай муниципаль районындагы "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында СПИДка каршы көрәш көненә багышланган чара узды.
Балалар белән видеоролик карау белән мәгълүмати әңгәмә, кызыклы биремнәр һәм конкурслар үткәрелде. Шулай ук чара кысаларында "Сак булыгыз, СПИД!" рәсемнәр конкурсы оештырылды.