Бүген, 2 декабрь көнне, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Инвалидлар декадасын ачу тантанасы узды. Концерт программасында Минзәләнең ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.
Интернат-мәктәп укытучылары һәм тәрбияләнүчеләре җыр-бию белән искиткеч концерт әзерләгәннәр. Бу бәйрәмнең максаты мөмкинлекләре чикле кешеләрне яклау, аларның җәмгыять тормышында катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү.
Декада ачылышында Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, интернат-йорт директоры Ирина Исмәгыйлова чыгыш ясады. Алар барысына да нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Бүгенге көндә интернат-йортта төрле төркемдәге 51 инвалид яши. Учреждениенең иң мөһим бурычларыннан берсе - аерым ихтыяҗлары булган кешеләр турында кайгырту, алар өчен уңайлы тормыш шартлары тудыру. Интернат-йортта яшәүчеләр спорт, иҗат белән актив шөгыльләнәләр, югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
Ункөнлек кысаларында интернат-йортта атна дәвамында төрле чаралар узачак.