29 ноябрь көнне Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы Снежана Лунева эш эзләү максатыннан мөрәҗәгать иткән гражданнарга консультация бирде. Очрашуда авыр хәлне җиңүнең психологик стратегияләре турында сөйләштеләр.
Һәр мөрәҗәгать иткән граждан, катлаулы ситуацияне җиңеп чыгу өчен киңәшләрдән тыш, ярдәмгә буклетлар һәм резюмелар алды. Чарада 12 кеше катнашты.