Түбән Кама җирле телеканалының төшерү төркеме "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшчәнлеге турында сюжет төшерде.
Кукмара муниципаль районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы уңаеннан иҗат көненә багышланган “Төрле төстәге балачак” конкурсы булып узды.
29 ноябрь көнне Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды.
2 декабрендә Алабуга муниципаль районындагы Инвалидлар декадасын үткәрү уңаеннан “Алтын ачкыч” балалар бакчасы Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларны концертка чакырды.
6 декабрьдә 11.00 сәгатьтә "Әкият" балалар үзәгендә инвалидлыгы булган хатын-кызлар арасында "Жемчужина Татарстана-2019" VI Республика конкурсының финал тамашасы узачак.
3 декабрь көнне Минзәлә районының "Юность" боз сараенда "Умырзая" тернәкләндерү үзәгенең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Мәрхәмәтле боз" спорт эстафетасы узды. Чара Инвалидлар декадасы кысаларында "Юность" спорт мәктәбе җитәкчелеге тарафыннан балаларны инклюзив дәресләрдән файдалану аша уңышлы социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү максатында оештырылды.
Түбән Каманың "Веста" үзәгендә психолог Наталья Емельянова "Рәхим итегез! Бәхетле гаилә" дип исемләнгән дәрес үткәрде.
9 декабрьдә Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Ватаныны саклауга, аның мәнфәгатьләрен яклауга, аның икътисади һәм сәяси куәтен ныгытуга зур өлеш керткән кешеләргә тирән хөрмәт күрсәтелә.
Инвалидлар декадасы уңаеннан 2 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Г. Гыйләҗетдинова, Л.Полуэктова , музыка җитәкчесе Н.Мусина "Игелек утравына сәяхәт" дигән музыкаль-танып-белү программасын үткәрелделәр. Анда 28 инвалид бала һәм 8 ата-ана катнашты.
Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Алар – нык һәм көчле рухлы кешеләр, үз үрнәкләрендә ихтыяр көчен һәм тормышны яратуларын, теләсә нинди сырхаулардан көчлерәк икәннәрен исбатлыйлар.