Казанда "Татарстан энҗесе-2019" республика конкурсының финалы узачак

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

6 декабрьдә 11.00 сәгатьтә "Әкият" балалар үзәгендә инвалидлыгы булган хатын-кызлар арасында "Жемчужина Татарстана-2019" VI Республика конкурсының финал тамашасы узачак.

Конкурсны "Жемчужина Татарстана" төбәк иҗтимагый оешмасы "Мәрхәмәт-Милосердие" ТР хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Президент грантлары Фонды, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һ.б. оештыра.

Конкурс җәмгыятьтә инвалидлыгы булган хатын-кызларны социаль, психологик адаптацияләүгә, аларның талантларын ачыклауга, актив тормыш позициясенә ышанычны, мотивацияне арттыруга юнәлдерелгән.

Узган еллардагы кебек үк, быел конкурста төрле инвалидлык формалары булган ун кыз катнаша.  Финалга 3 көн кала алар Казанга киләчәк, анда Идел яшьләр үзәгенә тукталачаклар һәм үзпрезентация сәнгатенә, дефиле һәм башка һөнәрләргә өйрәнәчәкләр. Дәресләр мастер-класслар һәм тренинглар формасында узачак.

Финал тамашасы проектның кульминациясе булачак. Бу гаҗәеп вакыйга, анда кызлар тормышка ихтыярын, югары рух көчен күрсәтә. Алар, һичшиксез, зур сәхнәдә чыгыш ясыйлар, үзләре һәм тормышлары, казанышлары һәм хыяллары турында сөйлиләр. 

Проект турында өстәмә мәгълүматны "Вконтакте" социаль челтәре төркемендә белергә мөмкин https://vk.com/gemrt һәм проект сайтында http://жемчужинататарстана.рф

ММЧ вәкилләре өчен контактлар: 8 917 298 60 95 (Гөлнара).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International