Минзәлә боз сараенда сәламәтлекләре чикле балалар катнашында спорт эстафетасы узды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрь көнне Минзәлә районының "Юность" боз сараенда "Умырзая" тернәкләндерү үзәгенең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Мәрхәмәтле боз" спорт эстафетасы узды. Чара Инвалидлар декадасы кысаларында "Юность" спорт мәктәбе җитәкчелеге тарафыннан балаларны инклюзив дәресләрдән файдалану аша уңышлы социаль адаптацияләү һәм интеграцияләү максатында оештырылды.

Ярышларда 3 команда составында 18 бала катнашты.  Яшь спортчылар чара дәвамында тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәтте, тимераякта нык торырга, коляскада утыручы балаларга кәшәкә тотарга һәм алканы капкага салырга булыштылар. Соңыннан балалар медальләр, грамоталар, шулай ук баллы бүләкләр белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International