"Астра" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар “Алтын ачкыч” балалар бакчасында 

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2 декабрендә Алабуга муниципаль районындагы Инвалидлар декадасын үткәрү уңаеннан “Алтын ачкыч” балалар бакчасы Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларны концертка чакырды.

Концертта төрле яшьтәге балалар күңелле һәм дулкынландыргыч җырлар башкардылар, матур бию номерлары  күрсәттеләр. Чара ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Концерт тәмамланганнан соң балалар өчен тәмле пироглар, кайнатмалар һәм конфетлар белән кайнар чәй әзерләгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International