Татарстанда геройларны хөрмәтлиләр

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

9 декабрьдә Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Ватаныны саклауга, аның мәнфәгатьләрен яклауга, аның икътисади һәм сәяси куәтен ныгытуга зур өлеш керткән кешеләргә тирән хөрмәт күрсәтелә.

4 декабрендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин Россия Герое Олег Исаевның әти-әнисен һәм Хезмәт Герое Зарипов Рим Ибраһим улының тол калган хатыны Люция Зарипованы өйләренә барып котлады һәм бүләк күчтәнәчләр тапшырды. Чарада Хәрби комиссар Васил Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә илнең сугышчан тарихы белән бәйле булган мөһим даталары: Билгесез солдат көне, Ватан Геройлары көненә багышланган һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында чара узды.

Очрашу сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International