"Веста" социаль ярдәм үзәгендә гаиләгә бәйле мөнәсәбәтләр турында сөйләштеләр

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә психолог Наталья Емельянова "Рәхим итегез! Бәхетле гаилә" дип исемләнгән дәрес үткәрде. 

Дәреснең мәгълүмати өлешендә психолог "Дисфункцияле гаиләләрдәге роль" турында сөйләде. Кызыклы уеннар оештырды.

"Кызыклы-файдалы" йомгаклауда күп кенә катнашучыларга  иң катлаулысы булып әкиятләрнең асылын аңлау тоелды, чөнки үз фикереңне һәм тойгыларыңны якын кешенең уйларыннан һәм хисләреннән аеру гаять авыр. "Мумия" күнегүе катнашучыларга бик кызыклы тоелды, әлеге күнегүдән соң хатын-кызларда үз-үзеңне тоту стереотипын сындыру теләге туды. Якын кешеләр белән аралашу сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күчсен өчен, үзәк психологы барысына да “Аңлашылмаучылык йомгакларын сүтәргә” дигән белешмәлекләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International