Түбән Кама телеканалы "Балкыш " приютындагы иҗади эшчәнлеге турында сюжет төшерде

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Түбән Кама җирле телеканалының төшерү төркеме "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшчәнлеге турында сюжет төшерде.

НТР-24 җирле телеканалының төшерү төркеменең приютка килүе зур бәйрәм булды, корреспондентлар үз күзләре белән балаларның иҗади эшләрен күрде.

Социаль приюттагыларның журналистлар белән тере аралашу мөмкинлеге барлыкка килде. Алар төшерү процессында бик теләп катнаштылар - интервью бирделәр һәм үзләренең открыткаларын Кыш Бабайга гына түгел, ә НТР телеканалы почтасына да җибәрделәр.

"Бу очрашу, һичшиксез, приютта тәрбияләнүчеләр хәтерендә озак сакланыр", - дип аңлатты тәрбияче Әлфинә Абдеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International