29 ноябрь көнне Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды.
Әлеге чарага Зәй шәһәре “Пульс” клубының актив пенсионерлары чакырылган иде.
"Алтын чәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр барысына да бәйрәм кәефен бүләк итте, алар җырлар, биюләр һәм шигырьләр генә түгел, уеннар һәм конкурслар белән тулы бер бәйрәм программасы әзерләделәр.