Кукмара муниципаль районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы уңаеннан иҗат көненә багышланган “Төрле төстәге балачак” конкурсы булып узды.
Конкурста барлык балалар да катнашты. Тәрбияче Ф.Абдулахатова җитәкчелегендә балаларга "Балачак иле" дигән искиткеч сәяхәткә барырга тәкъдим ителде. Балалар зур энтузиазм белән эшкә тотындылар, күпмедер вакыттан соң аларның рәсемнәре әзер иде. Алар анда кояш һәм күк, агачлар һәм чәчәкләр, Җир шары сурәтләде.
Конкурсның темасы – ”Төрле төстәге балачак” – балаларга үз сәләтләрен күрсәтү, фантазия һәм осталык ярдәмендә тыныч күк турындагы хыялларны, чәчәк ата торган җир турында сөйләде.
Конкурс ахырында барлык катнашучылар һәм кунаклар рәсемнәрне карады, искиткеч "Балачак иле" белән сокландылар. Барлык яшь рәссамнар да күңелле вакыт уздырды һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.