ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

13-15 декабрьдә Әлмәттә "Снежность" XVII балалар хәйрия театр фестивале узды. Быел бәйрәм "Могҗизалар өчен иң яхшы вакыт" шигаре белән узды.

19 декабрь көнне “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы  үзәге базасында  “Әни белән бергә” программасы уңаеннан социаль хезмәт алучы балалар өчен социаль-анимацион чара үткәрелде.

19 декабрьдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм "Чаллыгаз" ЭПУ хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләргә чираттагы рейд оештырды.  

 

19 декабрьдә социаль куркыныч, авыр тормыш хәлендәге, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдәге, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар Әлмәт драма театры оештырган Яңа ел тамашасында катнашты.

“Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Развивайка” клубы эшчәнлеге уңаеннан сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияне тормышка ашыруны дәвам итә.

Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йорты эшчәнлеге социаль хезмәт алучыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга, якыннары һәм туганнарының ярдәменә мохтаҗ булган язмышларының ихтыярын арттыруга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәренең “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ел саен “Иҗтимагый инициатива” республика социаль проектлар конкурсында катнаша.

19 нчы декабрь көнне Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә 242 социаль хезмәт алучы “Огниво” 16 нчы балалар иҗаты үзәгендә “Дискобремя” дип исемләнгән Яңа ел интерактив спектаклен беренчеләрдән булып карады.

 

 

19 декабрьдә Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "CarLes" сәүдә маркасы белгечләре инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "!Яңа ел шәмдәле" һәм "Имбир прәннеген бизәү" дигән мастер-класслар уздырды.

 

20 декабрьдә Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан шәһәрнең эш бирүчеләре белән киңәшмә үткәрелде.  Киңәшмәдә узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Сөйләшү барышында эш белән тәэмин итүчеләрнең  2019 елда мәшгульлекнең актив формалары программаларында, милли проектларда катнашулары турында сүз барды һәм 2020 елга бурычлар һәм максатлар билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International