"Актив әти-әни мәктәбе" социаль проектын гамәлгә ашыру уңаеннан Киров районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль хезмәт күрсәтүдә торган балигъ булмаган балалы гаиләләрнең әти-әниләре өчен "Мин һәм минем балам-үзара аңлашу эзләү" төркемле шөгылен уздырды.
Яңа туган балалардан аналарның иртә баш тартуын кисәтү һәм туучылар санын арттыру буенча "Яңа тормыш – киләчәк өмет" программасын тормышка ашыру уңаеннан Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина йөкле хатын-кызлар белән йомгаклау дәресе үткәрде. Чараның максаты - булачак әниләрнең эмоциональ халәтен тотрыкландыру.
Яңа ел алдыннан "Бөтен ил балалары" балалар йортларын тәмамлаучылар ассоциациясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы "Старость в радость" хәйрия фонды ярдәме белән "Йөрәкләрне җылытып" хәйрия акциясе оештыра.
18 декабрьдә автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы" оешмасының Яшел Үзән филиалында "Компьютер дизайны" программасы буенча курслар тәмамланды.
Яңа ел - иң тылсымлы һәм көтеп алынган бәйрәм, бигрәк тә балалар өчен. Лаеш муниципаль районының "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегендә Яңа елга әзерлек бәйрәмгә кадәр бик күп алдан башланды.
"Демография" милли проектын һәм "Өлкән буын" төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында сентябрь аеннан Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге сәламәтлек саклау учреждениесе белән берлектә Зәй районы үзәк хастаханәсенә авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәрне махсус машиналарда илтүне оештырды.
24 нче декабрь көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында аз тәэмин ителгән социаль хезмәтләр алучылар өчен чыршы янында чара үткәрелде.
Яңа ел алды көннәрендә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләр белән бергә "Кыш Бабай остаханәсендә" традицион чыршы уенчыклары ясады.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
"Аккурайд Уилз Россия" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 100 хезмәткәре алдан һөнәри белем алу программасы буенча укуын тэмамлады. Завод "Әйләнешле су белән тәэмин итү һәм компрессор җиһазлары системасын реконструкцияләү" инвестицион проекты кысаларында эшчәнлекне реструктуризацияләү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнә. Бу, үз чиратында, хезмәткәрләргә яңа белем бирүне таләп итте.