19 нчы декабрь көнне Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә 242 социаль хезмәт алучы “Огниво” 16 нчы балалар иҗаты үзәгендә “Дискобремя” дип исемләнгән Яңа ел интерактив спектаклен беренчеләрдән булып карады.
Танылган әкият мотивлары буенча куелган спектакль беренче минутлардан ук балаларны һәм аларның ата-аналарын кызыклы сюжеты белән таң калдырды. Спектакль кызыклы гына түгел, гыйбрәтле дә килеп чыкты. Төсле-төсле костюмнар, яшь артистларның актерлык уены һәм динамик музыка Яңа ел атмосферасын булдырды.
Оештырылган чара өчен балалар һәм аларның ата-аналары чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде.