"Балаларга Яңа ел бүләге" акциясе уңаеннан Бөгелмә муниципаль районының "Ялкын" социаль приютында һәр баланың күңелен бәйрәм алдыннан шатландыра теләгән тылсымчылар делегациясе юл алды.
Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге пенсия яшенә җитүче 7 хезмәткәре "Урта һәм кече бизнеста эшкуарлык эшчәнлеге" һәм "Коммерция агенты" һөнәри программалары буенча Татарстан Республикасының "Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә укулар узды.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында директор А.Горбунов социаль хезмәт алучылар һәм персонал белән инструктаж үткәрде.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләрне шәһәр ишегалды клублары эше белән таныштыралар.
20 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы Республика Советы Президиумы утырышы булды. Әлеге чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре – министр урынбасары А.Р. Мөбәрәкшин һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы Т. А. Рубинская катнашты.
"Демография" милли проектының “Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме” федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирлегендә даими яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүгә 50 нче сертификат тапшырылды.
Алабуганың "Ышаныч" үзәге белгечләре "Иҗтимагый инициатива" республика конкурсында җиңү яулаган "Тәгәрмәчләрдә сәламәтлек" социаль проектын тормышка ашыра башладылар.
2019 елның 16 декабрендә Россия Президенты "Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында (хезмәт эшчәнлеге хакында электрон рәвештә мәгълүмат формалаштыру өлешендә)" 439-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды. Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2019 елның 31 декабрендә ял көне бирү мөмкинлеге турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә хәбәр итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.