19 декабрьдә Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "CarLes" сәүдә маркасы белгечләре инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "!Яңа ел шәмдәле" һәм "Имбир прәннеген бизәү" дигән мастер-класслар уздырды.
Беренче мастер-класс таби материаллардан: каен агачлары, чыршы ботаклары һәм күркәләрдән Яңа ел шәмдәлен ясауга багышланган иде.
Балалар да, ата-аналар да бик тырышты шуңа күрә шәмдәлләр бик матур килеп чыкты.
Киләсе этап имбир прәннеген бизәү иде. Һәр катнашучы үзен кондитер итеп тойды. Балалар һәм әти-әниләр үз фантазияләрен күрсәтте, шуңа күрә һәр прәннек үзенчәлеге белән аерылып торды.
Матур төргәктә бизәлгән прәннекләр Яңа елга менә дигән бүләк булды. Иң яхшы бүләк - үз куллары белән ясалган сувенир.
Балалар һәм аларның әти-әниләре мастер-классларны оештыручыларга, талантлы педагогларга, үз эшләренең осталарына - "CarLes" хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерделәр.