Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2019 елдагы эшкә йомгак ясадылар

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

20 декабрьдә Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан шәһәрнең эш бирүчеләре белән киңәшмә үткәрелде.  Киңәшмәдә узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Сөйләшү барышында эш белән тәэмин итүчеләрнең  2019 елда мәшгульлекнең актив формалары программаларында, милли проектларда катнашулары турында сүз барды һәм 2020 елга бурычлар һәм максатлар билгеләнде. 

Әлеге чараның төп максаты яңа эш бирүчеләрне җәлеп итү, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту, алга таба бергә эшләү формаларын килештерү булды. 

Эш белән тәэмин итүчеләргә шулай ук хезмәт базарындагы вәзгыять, “Работа в России” порталының мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирелде, информацияләр язылган буклетлар таратылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International