13-15 декабрьдә Әлмәттә "Снежность" XVII балалар хәйрия театр фестивале узды. Быел бәйрәм "Могҗизалар өчен иң яхшы вакыт" шигаре белән узды.
Фестивальне ачу тантанасында "Алнас" заводы (ЧТПЗ – "Римера" ДК нефть сервисы дивизионына керә) башкарма директоры Илдар Хәйруллин һәм Әлмәт муниципаль районы пппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова катнашты.
Әлмәттә беренче спектакльне фестивальнең күптәнге партнеры – Санкт-Петербургның "Әкият театры" күрсәтте. Тамашачылар игътибарына А.С. Пушкинның "Сказка о царе Салтане" спектакле тәкъдим ителде.
Фестивальдә аз тәэмин ителгән, күп балалы, социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикле балаларны тамаша кылырга чакыру матур гадәткә әверелде. Чарада барлыгы иҗтимагый хезмәтләр алучы 70 бала катнашты.
"Снежность" фестивале, барлыкка килгәннән соң, берничә ел дәвамында тамашачыларның Яңа ел алдыннан түземсезлек белән көткән чын-чынлап яраткан бәйрәменә әверелде. Өч көн эчендә Әлмәт балалары уңай хисләр ташкынына ия булды.