19 декабрьдә социаль куркыныч, авыр тормыш хәлендәге, аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдәге, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар Әлмәт драма театры оештырган Яңа ел тамашасында катнашты.
Балаларга "Башка уен" спектакле – ике дус турында Яңа ел әкияте тәкъдим ителде. Аннан соң балалар өчен чыршы тирәсендә Кыш Бабай, Кар Кызы, әкияти супергеройлар һәм "LOL" курчагы катнашында күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
Барлыгы бу чарада 100 бала катнашты, барысы да вакытны бик яхшы үткәрде, шатлык һәм яхшы кәеф алдылар.