19 декабрь көнне “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Әни белән бергә” программасы уңаеннан социаль хезмәт алучы балалар өчен социаль-анимацион чара үткәрелде.
Очрашуның төп максатлары һәм бурычлары: кече яшьтәге балаларда Яңа ел бәйрәме турында беренчел күзаллаулар формалаштыру, аны бәйрәм итү традицияләре һәм ата-аналарны балалар белән уртак эшчәнлеккә җәлеп итү, балаларны бу бәйрәмнең традицияләре, геройлары, музыкаль репертуары белән таныштыру.
Балалар тылсым атмосферасында ял итте, сынаулар уздылар, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән таныштылар. “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге әзерләгән Яңа ел торты балаларны аеруча сөендерде.
Бәйрәмдә алган тәэсирләр балалар һәм аларның әти-әниләре күңелендә озак сакланыр.