Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәренең “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ел саен “Иҗтимагый инициатива” республика социаль проектлар конкурсында катнаша.
2019 елның сентябрендә Яр Чаллы комплекслы үзәге “Балалар хокукларын яклау һәм гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә иң яхшы практикалар” номинациясендә җиңүче дип танылды.
19 нчы декабрь көнне гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Хәтер шәме” социаль проекты белән таныштыру җыелышы узды, аның барышында проект җитәкчесе Калинин Иван Михаил улы учреждение белгечләрен социаль проектның эчтәлеге, аны тормышка ашыру технологиясе белән таныштырды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Хәтер шәме” проекты “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга юнәлдерелгән.
Проектны тормышка ашыру уңаеннан бүгенгесе көндә YouTube сайтында “Хәтер шәме” мәгълүмати каналын булдыру буенча актив эш алып барыла. Әлеге каналда Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында сөйләүче максатчан төркем балигъ булмаган балалар катнашында видеороликлар урнаштырылачак. Видеороликларны ясау өчен ата-аналар белән берлектә эзлекле эш алып барыла, шулай ук мәгълүмати һәм демонстрацион материал әзерләү, балигъ булмаганнар белән психологик эш алып бару, аларда сәхнә осталыгы, сәхнә мимикасы, сөйләм дикциясе буенча аерым дәресләр дә каралган.