2019 нчы елның 25 нче декабре көнне “Веста” үзәге директоры Татьяна Мыльникова Түбән Кама шәһәрендә “Демография” милли проектын тормышка ашыру эше уңаеннан “Баш мие штурмы”нда катнашты.
Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы әгъзалары, учреждение директорлары, шәһәрнең СТОС микрорайоннары рәисләре, ЗАГС идарәсе, физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы һ. б. лар катнашты.
Катнашучылар 5 командага бүленделәр һәм Түбән Кама муниципаль районында "Демография" проектын тормышка ашыру кысаларында милли идеяләр кертү буенча нәтиҗәле эш алып бардылар. Дәүләт бурычын ничек хәл итәргә – туучылар санын, гомер озынлыгын арттыру, сәламәт озак яшәү ирешү турында фикер алыштылар. Иң төп сорауга җавап эзләделәр – шәһәр халкын, балаларны һәм аларның ата-аналарын илкүләм проектны тормышка ашыруга нинди ысуллар белән җәлеп итәргә мөмкинлеге.
Очрашу бик нәтиҗәле узды. Очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр, бәлки, яңа проектларның нигезе булыр.