Чирмешән интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш инструктаж үткәрделәр

2019 елның 27 декабре, җомга

25 декабрьдә Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча планнан тыш инструктаж үткәрелде.

Янгыннарны кисәтү бүлеге инженеры Логинкина Нина Александровна инструктаж уздырды  - учреждениедә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү үзенчәлекләре, беренчел янгын сүндерү чаралары һәм янгын килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең гамәлләре турында сөйләде. Шулай ук Нина Александровна һәр хезмәткәр гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга, ничек дөрес эш итәргә, кая барырга, үз-үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә ничек ярдәм итәргә кирәклеген белергә тиеш, дип билгеләп үтте.

Инструктаж үткәргәннән соң хезмәткәрләр кешеләрне эвакуацияләү буенча үз гамәлләрен чарладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International