23 декабрендә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү төбәкара агентлыгы"ның Яшел Үзән филиалы базасында "Персонал буенча менеджер" һөнәре буенча төркем ачылды.
Эшсез саналучы 14 кеше укый башлады. Уку дәвамында курс тыңлаучылар хезмәт законнарын, эшлекле аралашу нигезләрен өйрәнәчәк, документ белән эшләү, хезмәт килешүләре, контрактлар төзү һәм рәсмиләштерү күнекмәләре алачаклар. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң курс тыңлаучыларына билгеләнгән үрнәктәге документ биреләчәк.