"Өмет чаткысы" балалар белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2019 елның 28 декабре, шимбә

27 декабрьдә Арчадагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Арчаның МЧС бүлеге хезмәткәрләре килде.  Алар тәрбияләнүчеләргә "Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы" темасына әңгәмә үткәрде.

Бәйрәм выкытында кешеләрнең гирляндаларны, чыршы утларын дөрес ялгамаулары, пиротехника белән дөрес эш итмәүләре нәтиҗәсендә янгын чыгу, травма алу аеруча арта. Балалар да, олылар да зыян күрергә мөмкин. Болар булмасын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген аңлаттылар. Әңгәмә азагында, кунаклар балаларга буклетлар тараттылар һәм аларны татлы күчтәнәчләр белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International