Дәрвишләр акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында ел саен балалар Яңа ел бәйрәме зурлап үткәрелә. Әлеге бәйрәмдә балалар үзләренә яңа дуслар таба һәм аралаша.
Быел Яңа ел чыршысында "Мин әйтәм!" проектының максатчан төркемендәге Андрей, Алинә, Әмир катнашты. Алар кунаклар алдында бию белән чыгыш ясады, Азалия Кыш бабайга шигырь сөйләде, шулай ук балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Сәламәт балалар өчен әлеге гап-гади гамәлләр һәм күнекмәләр бернинди кыенлык та тудырмый, Ә Дәрвишләр интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен бу проектта тырыш һәм озак эшләү нәтиҗәсе.